Нәфис фильм · Татар халык әкияте буенча

Үги Кыз

Татар әкиятен зур экраннарга чыгарабыз

Фильм өчен партнёр эзлибез.

Этно-фэнтезиГаилә драмасыТулы метражлыТатар телендә6+
Каюм Насыйри

Каюм Насыйри
җыйган хәзинә

XIX гасырда мәгърифәтче Каюм Насыйри татар халык әкиятләрен, ышануларын һәм йолаларын җыйган. Фильмның эчтәлеге шул хәзинәгә нигезләнә: урман хуҗалары, борынгы гореф-гадәтләр, чын татар рухы.

Татар әкиятен
бөтен дөньяга танытабыз

Тамашачылар грек һәм рим мифларындагы геройларны яхшы беләләр. Татар мифологиясе дә шундый ук тирән һәм серле дөнья, һәм аның вакыты җитте.

Без татар телен, мәдәниятен һәм мифологиясен бөтен дөньяга күрсәтергә телибез. Моның өчен бездә барысы да бар.

Беренче рәсми трейлер

Әкият сезне көтә

Татарча тизер
Русча тизер

Партнёр
эзлибез

Бездә идея, команда, трейлер һәм зур теләк бар. Сезнең белән бергә без бу фильмны тормышка ашырачакбыз.

Татар хәзинәсен бергә саклыйк!

Бай ХәйруллинРежиссёр һәм продюсер

Проект турында шәхсән сөйләрмен һәм презентациясен күрсәтермен. Языгыз яки шалтыратыгыз.

Фильмның рәсми битләре

* Instagram Meta компаниясенә карый. Meta Россия Федерациясендә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган.

Режиссёр

Бай Хәйруллин

«Тумышым белән мин Арча районы Яңа Кенәр авылыннан, хәзер Казанда яшим. Туган якларыбызны һәм татар мәдәниятен кино аша күрсәтеп, халкыбызның горурлыгын һәм дәрәҗәсен арттыруны үземә зур максат итеп куям.»
  • «Казан җөе», 2024. «Алтын мөнбәр» халыкара кинопремиясендә махсус приз, «Пушкин картасы» программасына кертелгән. 2026 елда Мәдәният министрлыгыннан милли фильм таныклыгын алды.
  • «Биләр. Хәзинәләр сандыгы», 2022. Бөтенроссия бәйгесе лауреаты, YouTube һәм ВКонтактеда 280 меңнән артык карау.
  • «Яхшылык кире кайта», 2020. Nespresso Talents бәйгесендә ТОП-20 гә керде.